“Зәкят” хәйрия фонды мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр өчен ифтар үткәрде

03 апрель 2024 ел 10:53
“Зәкят” хәйрия фонды мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр өчен ифтар үткәрде

Рамазан аеның 23нче көнендә (2нче апрельдә), Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ифтар үткәрде. Мәҗлес Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышлап үткәрелде. Ифтар Лилия ханым Зәйнуллина ярдәме белән оештырылды.

Чараны алып баручы – “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме вәкиле Эльвира Вәлиева кунаклар өчен иҗади мастер-класс үткәрде. Кичәне Коръәннән сүрәләр укып фонд тәрбиясендә булган Диләрә Хөснуллина дәвам итте. Кичәдә “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев Рамазан ае хакында вәгазь сөйләде.

Әлеге чара “Ханума” кафесы сый-нигъмәтләреннән авыз итү, Лилия Зәйнуллинадан һәм “Зәкят” хәйрия фондыннан бүләкләр бирү белән төгәлләнде.

“Зәкят” хәйрия фонды әлеге чарага үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтләрен белдерә. Изге гамәлләр кылырга ашыгыгыз, чөнки Рамазан ае тәмамланганчы санаулы гына көннәр калды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана