Истанбулда “Татарстан Сәүдә йорты ифтарлары” узды

03 апрель 2024 ел 12:21
Истанбулда “Татарстан Сәүдә йорты ифтарлары” узды 

Мөселманнар өчен изге Рамазан аенда Татарстан Сәүдә йорты Төркиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен традицион ифтарлар уздырды. Чараларны «Татарстан» Сәүдә йорты җитәкчесе һәм эшмәкәр Рамил Мәүлүтов һәм Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештырды.

1 һәм 2 апрельдә Истанбулда «Kazanda» татар ашлары ресторанында «Истанбулдагы Казан татарларының үзара ярдәмләшү җәмгыяте» әгъзалары һәм Төркия югары уку йортларында белем алучы Татарстан студентлары җыелды. Кичәдә шулай ук Төркиянең рәсми затлары, Россиянең Төркиядәге дипломатик һәм сәүдә миссиясе, шулай ук эшлекле даирә вәкилләре –  барлыгы 300 дән артык кунак булды. Ифтарда катнашучылар татар халык ашларыннан авыз итте. «Татнефть» хәйрия фондының Идел буе халыкларының музыкаль-шигъри мирасы әсәрләрен башкаручы «Кадим Әлмәт» музыкаль коллективы чыгышын тамаша кылды.

Чаралар шулай ук Төркиянең татар җәмәгатьчелегенең вәкилләре тупланып яшәгән башка төбәкләрендә дә дәвам итәчәк.  Төркия татарлары оештырган ифтарлар бүген  – Күтаһяда, иртәгә – Искешәһәрдә, аннан соң Әнкарада узачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана