Татарстан мөфтие Иран кунаклары белән очрашты

03 апрель 2024 ел 15:02
Татарстан мөфтие Иран кунаклары белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 24нче көнендә, Казан мәчетләренең берсендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран Ислам Республикасыннан килгән кунак – чит илдә белем алучы студентлар өчен Рухи лидер вәкиллегенең мәдәният буенча урынбасары Мехти Аджерлу белән очрашты. Очрашуда шулай ук Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани һәм консул Мансур Хоссейни катнашты.

Камил хәзрәт кунакларга Рамазан аенда Татарстан мөфтиятенең киң эшчәнлеге турында сөйләп узды, мәчет буйлап экскурсия үткәрде, аның тарихы һәм ремонт эшләре турында мәгълүмат бирде. Шулай ук Мөфти кунакларны күренекле татар галимнәре, дин эшлеклеләре белән таныштырды, татар телендә басылган әдәбият һәм дини хезмәтләрнең фарсы теле мирасы белән тыгыз бәйләнештә булуын ассызыклап узды.

Кунаклар Камил хәзрәткә 12нче Республикакүләм ифтарга чакыру һәм аны югары дәрәҗәдә оештыру өчен рәхмәтен белдерде. Алар үз чиратында Мөфтине Иран Ислам Республикасына хәзерге вакытта эшләүче дини уку йортлары, китапханәләр һәм мөселман мирасы белән танышу өчен чакырдылар.

Очрашу ахырында җитәкчеләр истәлекле бүләкләр алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана