Татарстан Мөфтие Катарның Халыкара динара диалог үзәгенең 15нче конференциясендә катнаша

07 май 2024 ел 13:27
Татарстан Мөфтие Катарның Халыкара динара диалог үзәгенең 15нче конференциясендә катнаша

2024 елның 7-8 маенда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Катарның Доха шәһәрендә Халыкара динара диалог үзәгенең (DICID) 15 нче конференциясендә катнаша. DICID төрле диннәр арасында диалог кору, мәдәниятара хезмәттәшлек һәм халыкара потенциалны арттыру белән шөгыльләнә. Әлеге оешма 2010 елның июнендә әмир Указы белән төзелгән. Конференция ел саен Ибраһим галәйһи сәлам диннәре вәкилләрен аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен җыя.

Катарның Халыкара динара диалог үзәге конференциясе кырларында Мөфти Камил хәзрәт төрле илләрдән килгән делегатлар белән берничә очрашу үткәрде. Мәсәлән, ул Пакыстанның Голәмәләр Мәҗлесе Рәисе Мәүлән Сәед Мөхәммәд Абдул Хәбир Азадны кыскача гына татар дини мирасы белән таныштырып үтте һәм аңа үзенең татар галимнәренең Коръән фәннәренә керткән өлеше турында фәнни монографиясен бүләк итте. Камил хәзрәт шулай ук  танылган һинд вәгазьчесе һәм Ислам тикшеренү фонды Президенты Закир Найк һәм Эрбил Мөфтие белән әңгәмә корды. Кичә Дохага барып җитү белән, Камил хәзрәт РФнең Катардагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Догадкин, шулай ук милләттәшләребез белән очрашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана