Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиның Җиңү көне уңаеннан мөрәҗәгате

09 май 2024 ел 07:53
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиның Җиңү көне уңаеннан мөрәҗәгате

Кадерле ветераннар!

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Бүген Россиядә Җиңү көне билгеләп үтелә. Бу дата миллионлаган кешеләрнең какшамас рухы һәм үлемсез батырлыгы символына әверелде һәм безнең йөрәкләрдә изге хәтер булып саклана.

Бөек Ватан сугышы илебез өчен иң авыр сынау булды. Ул вакытта СССРда яшәгән барлык халыклар уртак Ватанны яклауга күтәрелә һәм агрессорның күпмилләтле илне милләтара каршылыклар аша таркату планнарын җимерә. Әмма халыкларны бер-берсе белән бүлүче факторларга караганда берләштерүче сәбәпләр саллырак булып чыкты. Дошманны тар-мар итүгә һәм җиңүгә ирешүгә мөселманнар, шул исәптән татарлар, башкортлар, чеченнар, ингушлар, казахлар, үзбәкләр, кыргызлар, таҗиклар, азәрбайҗаннар һәм башка халык вәкилләре зур өлеш кертә.

Бөек Ватан сугышының һәр этабында, аның беренче көннәреннән алып Берлинны алуга кадәр, шулай ук тылдагы бурычларны үтәүдә күпләп катнашкан совет мөселманнарының батырлыгы әле дә сокландыра һәм тирәнтен өйрәнүгә лаек. Сугыш кырларында мөселман хәрбиләре үзләрен каһарман һәм ватанпәрвәр сугышчылар итеп күрсәткән. Бөек Ватан сугышы елъязмасында курку белмәс дин кардәшләребез турында бик күп мисаллар сакланган. Җәлилчеләрнең фашистларга каршы яшерен хәрәкәте булсынмы, яки мөфти Габдрахман Рәсүлевнең мәшһүр фәтвасымы, Гази Заһитов катнашында Рейхстагны штурмлау дисеңме, Газинур Гафиятуллин батырлыгы һ.б. – моның ачык үрнәкләре.

Шуны да истә тотарга кирәк: тылда урнашкан милли республикалар армия өчен бик күп азык-төлек, обмундирование һәм корал җитештергән, барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин иткән, еш кына дошманны җиңү өчен үзеннән соңгысын өзеп тә биргән.

Бөек Ватан сугышы бөтен кешелек өчен шундый сабак булып тора -  милләтчелек кебек афәт үзеннән соң кешелек цивилизациясеннән хәрабәләр генә калдырырга мөмкин. Безнең сөекле Пәйгамбәребез ﷺ:  «Асабиягә чакыручы яки асабия өчен көрәшүче, яки асабия өчен үлүчеләр – безләрдән түгел», – дигән (Сунан Әбу Дауд тапшырган). Мөхәммәд ﷺнән: «Ий Аллаһ Расүле! Асабия нәрсә ул?» – дип сораганнар. Һәм ул: «Бу үз милләтегезгә (яки кабиләгезгә) башкаларны кысрыклауда ярдәм итүегез», – дип җавап биргән. Кызганычка каршы, 1400 ел элек әйтелгән бу сүзләр бүгенге көн өчен дә актуаль булып кала.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Фашизмны Җиңүнең әһәмиятен оныту – безнең бабаларыбыз, Бөек Ватан сугышы каһарманнарын һәм корбаннарын истәлегенә хыянәт итү ул. Бүген махсус хәрби операция зонасында аларның оныклары яңадан нацизмга каршы сугыша. Төрле милләттән һәм диндә булган сугышчылар, иңгә иң басып, уртак Ватаныбызны һәм күп гасырлык рухи кыйммәтләребезне яклый. Аллаһ, аларны яклап, сугышта ярдәм итсен, ә һәлак булганнарга Мәрхәмәтен күрсәтсен. Төрле чорларда дин, халык һәм Ватан өчен үз гомерләрен биргән барлык каһарманнарның рухлары өчен дога кылырга онытмыйк. Я Рабби! Россияне бәла-казалардан һәм газаплардан арала, аны матур тормыш һәм иминлек белән бүләклә, кешелеккә фатихаңны бир, халыкларга үзара аңлашып яшәүне, һәр йортка һәм гаиләгә бәхет иңдер. Әмин!

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана