РИИ каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге ислам финансларында финанс технологияләренә багышланган сессия үткәрде

16 май 2024 ел 17:30
РИИ каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге ислам финансларында финанс технологияләренә багышланган сессия үткәрде

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумы кырларында Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге ислам финанслары өлкәсендә илебезнең һәм чит илләрнең иң яхшы экспертлары очрашуын оештырды.

«Ислам финансларында финанс технологияләре: заманча алымнар һәм перспективалар» сессиясендә экспертлар һәм практиклар ислам финанслары өлкәсендә заманча финанс технологияләренең үсеш тенденцияләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай ук шәригать экспертизасының мөһимлеге, ислам нормалары буенча акцияләрне скрининглау, яңа фондлар эшләтеп җибәрү, көн саен финанс операцияләре үткәрү, уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектлар мисалында инвестицияләр салу, Вакф хәйрия фондын оештыру һәм Ислам нормалары буенча кэшбек турында сөйләделәр.

Сессияне ислам финанслары буенча эксперт, Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге эксперты Руслан Хәлиуллин алып барды. Сессия эшендә Fintech Ваzааг оешмасына нигез салучы, Бөтендөнья банкының өлкән консультанты Мөхәммәт Рушди; Криптовалюта биржасының директорлар советы әгъзасы Мөхәммәт Шахид Хан; IMAN компаниясенең башкарма директоры һәм нигез салучысы Рөстәм Рәхмәтов; Саклык банкының партнерлык финанслары һәм махсус проектлар үзәгенең идарәче директоры Бехнам Гурбан-задә; Тинькофф банкының ислам финанслары юнәлеше җитәкчесе Әсхәт Гыйниятов; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы гыйльми секретаре, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев; «Сәхих Инвест» проекты координаторы Артур Нурмөхәммәтов; Ислам Әхмәтшин катнашты.

Әлеге сессияне алып баручы Руслан Сафиуллин билгеләп үткәнчә, чара югары дәрәҗәдә уңышлы узган һәм аудиториядә кызыксыну уяткан.  Анда катнашучылар сессиянең барлык темалары буенча фикер алышкан, ислам финанс технологияләрен гамәлгә кертү буенча халыкара тәҗрибә белән танышкан.

Фотосурәт: РИА Новости. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана