Татарстан хаҗилары хаҗның иң мөһим өлешен үтиләр – Гарәфә үзәнлегендә тору

15 июнь 2024 ел 13:08
Татарстан хаҗилары хаҗның иң мөһим өлешен үтиләр – Гарәфә үзәнлегендә тору

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә, Татарстан хаҗилары хаҗның иң мөһим өлешен үтиләр – Гарәфә үзәнлегендә тору. Әгәр бу көнне гыйбадәт кылып, догалар укып һәм тәүбә сорап үткәрмәсәң, хаҗ үтәлгән булып саналмый.

Кояш чыкканнан соң хаҗилар автобусларда Мәккәдән тугыз километр ераклыктагы Мина үзәнлегеннән Гарәфәгә юнәлде. Хаҗны оештыручыларның сүзләренә караганда, барлык хаҗилар да үзләрен яхшы хис итә. Палаткаларда җилләткечләр (кондиционерлар) эшли, ашату оештырылган, эчәргә яраклы суны вакытында китерәләр.

Бүген кояш баеганнан соң, хаҗилар Мөздалифә үзәнлегенә барачак. Монда алар төн куналар һәм таң атканнан соң кабаттан корбан чалу һәм шайтанны символлаштыручы Җәмаратка таш ату йоласын үтәр өчен Мина үзәнлегенә юнәләчәкләр.

Татарстан хаҗиларын 20 табиб озатып йөри, аларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Медиклар кирәкле барлык медикаментлар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән.

Татарстаннан килгән барлык хаҗиларның кәефе күтәренке һәм алар үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ кылучылар сынауларга рухи һәм физик яктан әзер. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗын кабул кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана