Тагын 300 аз керемле гаилә “Зәкят” фондыннан корбан ите алды

26 июнь 2024 ел 11:00
Тагын 300 аз керемле гаилә “Зәкят” фондыннан корбан ите алды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Татарстанда мохтаҗлар өчен, дине һәм милләтенә карамастан, хәйрия башлангычларын тормышка ашыруны дәвам итә. Хәйрия фондыннан ярдәмне аз керемлеләр һәм күпбалалы гаиләләр, авырулар, балаларын ялгызы тәрбияләүче әниләр, өлкән яшьтәгеләр һәм социаль яктан якланмаган башка кешеләр ала. 17-19нчы июнь көннәрендә корбан ите 300 гаиләгә таратылды, һәм бүген аны тагын 300 гаилә алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда корбан ите Татарстандагы 6 социаль учреждениегә: «Мамы Казани» һәм «Победим диабет» хәйрия фондларына, Инвалид балалар ата-аналарының бөтенроссия оешмасына, Татарстандагы инвалид балалар ата-аналарының «Забота» төбәк иҗтимагый оешмасына, Яшел Үзәндәге психоневрология диспансерына, Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписына тапшырылды инде.

Быел Корбан бәйрәме уңаеннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан мохтаҗлар өчен 5 тоннадан артык корбан ите әзерләнде. Моннан тыш, “Зәкят” фонды Корбан бәйрәме хөрмәтенә 5 авыру балага һәм 3 мохтаҗ өлкән кешегә акчалата ярдәм күрсәтте.

Хәзерге вакытта 6 авыру бала һәм өлкәннәргә акча җыю дәвам итә.

Балаларга ярдәм итүнең 3 юлы бар:

1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/donation

2. 7715 номерына, ЗАКЯТ сүзен язып, смс-хәбәр юлларга

3. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «ДЕТЯМ» дип күрсәтергә.

Өлкәннәргә ярдәм итүнең 3 юлы бар:

1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/donation

2. 3116 номерына KAZAN сүзен язып смс юлларга

3. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «ВЗРОСЛЫМ» дип күрсәтергә

2023 елда ”Зәкят” хәйрия фонды Корбан гаете вакытында 4 тоннадан артык корбан ите өләште. Шуның 1,5 тоннасы аз керемле 500 гаиләгә таратылды, 300 килограммы республиканың 4 социаль учреждениесенә җибәрелде. Моннан тыш, 2 тоннага якын ит, туңдырылып, Фондның социаль проектларына тотылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана