Балтач районында XVII Мөселман балалар Сабан туена рәхим итегез!

27 июнь 2024 ел 10:27
Балтач районында XVII Мөселман балалар Сабан туена рәхим итегез!

Мөхәррам аеның 8нче көнендә (14нче июльдә), Балтач районы Бөрбаш авылында XVII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Һәр елны үткәрелүче милли бәйрәмгә Татарстан дин әһелләре, күпләгән татар зыялылары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырулы. Балалар өчен Сабантуй Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Әлеге чарада Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан да балаларның килеп катнашуы көтелә. Бәйрәмгә килүчеләрнең саны 4-5 мең тирәсе булыр дип көтелә.

Россиядә Гаилә елы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан, мөселман балалар Сабан туе үсеп килүче яшь буында татар халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла.

Сабантуй балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак. Көтеп алынган бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барачак, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшыру көтелә. Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора. Быелгы бәйрәм программасына 30дан артык ярыш кертелгән. Гаилә елын истә тотып, яңа уеннар да кертеләчәк. Коръәннән аятьләр һәм догалар укучыларны бүләкләүдән тыш, күпләгән уеннар: йөгерү (кызлар һәм малайлар, хәзрәтләр һәм абыстайлар арасында), кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, төз баганага менү, утын кисү һ.б. булачак.

Сабан туеның төп бизәкләренең берсе булып татарча көрәш торачак. Ярышта катнашырга теләүчеләргә паспорт яки туу турында таныклык белән килү шарты куелган. Алар иртәнге сәгать 9.30-га кадәр үлчәнеп бетәргә һәм теркәлергә тиеш. Көрәшчеләр келәмдә бил алышачак, башка елларны бәйрәмдә якынча 90-120 көрәшче катнаша иде. Шуңа бәйрәмнең ачылыш тантанасы узуга көрәш ярышларын башлау көтелә.

Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге – скутер уйнатылачак. Үз үлчәүләрендә 1, 2, 3 һәм 4 урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә акчалата бүләкләр каралган.

Елдагыча, өлкәннәр арасында да татар көрәше көтелә. Быел дүртенче ел рәттән Сабан туенда хәзрәтләр һәм имамнар арасында да милли көрәш ярышлары уза. Беренче урында калучыга төп бүләк – тәкә.

Сабан туе Бөрбаш авылында иртәнге сәгать 10.00-дә башлана.

Сабан туена килүчеләр өчен ир-атларга – түбәтәйдән, хатын-кызларга яулыктан булу мәҗбүри шарт булып тора.

Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз, бергәләп, Аллаһ риза булырлык итеп уздырыйк.

Сабантуй уеннарында һәм көрәш бәйгеләрендә катнашу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итү өчен телефон: +7 927 032-68-26 (ватсап).

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана