Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! 9 майда – Ватаныбызда яшәүче күп төрле милләт, дин вәкилләренең Бөек Ватан сугышында җиңүенә быел 70 ел тула. Сезне ихластан Җиңү көне белән котлыйм!
Барчагызны да, 9 майда гына түгел, башка көннәрдә дә сугыш һәм тыл ветераннарына Ватаныбызны саклауда батырлык күрсәтүләре өчен рәхмәтләр әйтергә һәм аларга карата михербанлы булып, ярдәм итәргә чакырам. Барыбыз да күреп тора, сугыш һәм тыл ветераннары сафы кими бара. Аларга рәхмәтле булыйк һәм догаларыбыздан ташламыйк.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган бәндә Аллаһка да рәхмәтле түгел” (имам Әхмәд, Әбу Давыд, Тирмизи).
Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарына мөрәҗәгать итәсем килә. Раббыбыз сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, ныклык бирсен! Беркайчан да башка сез кичергән сугыш газаплары кабатланмасын һәм күгебез һәрчак аяз булса иде!
Аллаһ Тәгалә бәрәкәтен бирсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын. Туган җирләребездә тынычлык саклап, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын. Амин!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин