Мөслимнең Тойгельде коррекция-интернат мәктәбендә Җиңү бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасында Ташлыяр авыл жирлеге башлыгы Дамир Минхаҗев, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов, “Ихлас” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәйхана Ханнанова, сугыш һәм хезмәт ветераны Мансур Зиннуров, Россиянең атказанган очучысы Рәшит Шәфыйков, авылдагы барлык өлкән буын вәкилләре һәм мәктәп укучылары катнашты. Бәйрәм чарасы укучыларнын чыгышлары, килгән кунаклар һәм ветераннарның сәламләү сүзләре белән үрелеп барды. Соңыннан барлык ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мөслим районында ветераннарны зурладылар
08 май 2015 ел 10:03
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт “Каһарманнар елы”на нәтиҗәләр ясады һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, актив имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт белдерде
19 ноябрь 2025 ел 13:51
Мөфти Камил хәзрәт мөселманнарның бердәмлеге турында: “Тәлгать хәзрәт бөтен гомерен өммәтне бербөтен итеп берләштерүгә багышлады”
18 ноябрь 2025 ел 15:03
Чаллыда Нәзарәт кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XVI Россиякүләм турнир узды
15 ноябрь 2025 ел 18:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

