Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасы һәм ярдәме белән «Динамо» спорт базасында мөселман яшьләре өчен барлык мөмкинлекләре дә булдырылган универсаль зал ишекләрен ачты. Залда мини футбол, волейбол, баскетбол уйнап, уен күнекмәләрен камилләштерергә һәм алга таба төрле турнирлар үткәрергә мөмкин булачак. Әлегә һәр атнаның җомга көнендә 15.00 -17.00 сәгатьләрдә егетләргә, кызлар өчен чәршәмбе 15.00 – 17.00 сәгатьләрдә шөгыльләнергә мөмкин.
Спорт уеннарында катнашырга теләүчеләр өчен төгәлрәк мәгълүмат +79270333142 телефоны буенча.





