Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Тынычлык мәчетендә сугыш һәм тыл ветераннарын зурлау чарасында катнашты.
Җиңү бәйрәме уңаеннан уздырылган чарага мәчет мәхәлләсендә яшәүче өлкән буен вәкилләре җыелды. Коръән укудан башланган очрашуда мөфти бәйрәм белән котлады. “Раббыбыз сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, ныклык бирсен! Беркайчан да башка сез кичергән сугыш газаплары кабатланмасын һәм күгебез һәрчак аяз булса иде! Аллаһ Тәгалә бәрәкәтен бирсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын. Туган җирләребездә тынычлык саклап, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын”, - дип теләде мөфти хәзрәтләре.
Очрашу ахырында “Тынычлык” мәчете мәхәлләсе исеменнән өлкәнннәргә бүләкләр тапшырылды.








