8 майда Казанның Тынычлык мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Эчке эшләр министрлыгы 55/98 хәрби частенең 26 нчы махсус Казан отряды полковнигы Руслан Гарифуллин белән очрашты. Шулай ук очрашуда Казан Епархиясе вәкиле Виталий Беляев катнашты.
Очрашуда сүз мөселман өммәтенең хәрби часть белән хезмәттәшлеге турында барды. Аерым алганда, хәрби частьта мәчет ачу хакында фикерләштеләр. Шулай ук Камил хәзрәт кунакларны Тынычлык мәчете комплексы белән таныштырды.
Хәрбиләр Казан Епархиясе белән күптәннән хезмәттәшлек итәләр.




