Бүген Казанның Тынычлык бистәсендә урнашкан "Тынычлык" мәчетендә мөфти хәзрәтләре катнашында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Җыелышны Голәмәләр шурасының баш сәркатибе Рөстәм Нургалеев алып барды.
Шура әгъзалары мәчеткә керү, анда булу тәртипләрен эшләү, рамазан аен уздыру, фитыр һәм фидия сәдакаләре күләме хакында сөйләштеләр.
Моннан тыш Голәмәләр шурасының сайтын эшләтеп җибәрү хакында фикер алыштылар. darulifta.tatar сайты озакламый интернет кырында барлыкка киләчәк. Әлеге сайтны ТР МДН әзерли. Аның аша Голәмәләр шурасына һәркем үзен кызыксындырган, борчыган дини мәсьәләләр буенча сорауларын бирә алачак.










