6 майда Түбән Кама мөхтәсибәте имамнарының чираттагы җыелышы булды. Имамнар мәхәлләләрдә алып барылган эшчәнлек, проблемалары турында сөйләде. Район мөхтәсибенең Бөек Җиңүгә багышланган үтемле вәгазен тыңлады, сугышта һәлак булганнар өчен дога кылды.
Түбән Кама районы Кызыл-яр (Яуш) авылы имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Исламов сугыш темасына багышланган үзенең шигырен укыды. Бәйрәм табыны вакытында өлкән яшьтәге имамнарга бүләкләр бирелде.









