Түбән Каманың җәмигъ мәчете мәхәлләсе халкы Бөек Җиңү көне уңаеннан өлкән мөселманнарның хәлен белде. Әлеге күркәм чараны мәхәлләнең иң карт әгъзасе Кирам хәзрәт һәм җәмигъ мәчетенең яшьләр бүлеге оештырды.
Картларның күбесе сугыш ачысын татыган кешеләр һәм бүген алар гади аралашуга, игътибарга мохтаҗ. Мәхәллә халкы аларга махсус азык-төлек җыелмалары алып килде, ветераннарыбыз сугыш хәтирәләрен барлады һәм үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Соңыннан яше-карты бергәләп Аллаһ Тәгаләгә бәрәкәтле тыныч тормыш өчен дога укыдылар.
Түбән камалылар олы яшьтәге мөселманнарны Җиңү көне белән котлады
13 май 2015 ел 13:08
Соңгы яңалыклар
Җиңү көне уңаеннан Нәзарәт махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөк тапшырды
07 май 2025 ел 11:08
KazanForum көннәрендә Казанда хәләл ярминкә эшләячәк һәм «2030: хәләл индустрия стратегиясе» сессиясе узачак
06 май 2025 ел 16:55
Мөфти Камил хәзрәт Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булды
06 май 2025 ел 16:19
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

