Кичә Апанай мәчетендә уку елы тәмамлану уңаеннан зур мәҗлес булып узды. Чарага ел буе мәчеттә дини белемнәрен күтәргән балалар, аларның әти-әниләре җыелган иде. ТР МДН дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, имам-хатыйб Әхмәд хәзрәт Сабиров һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин шулай ук әлеге чарада катнашты.
Йомгаклау конкурсында балалар ислам нигезләре, намаз һәм догалар уку буенча белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан һәркайсысы китаплар һәм исламга багышланган аудиодисклар белән бүләкләнде. Чара бәйрәм өстәле артында тәмамланды.




