Азнакай шәһәренең барлык мәчет-мәдрәсәләрендә чыгарылыш кичәләре уздырылды. Аларны иң зурлап Чалпы авылында һәм Азнакайның Зәнгәр мәчетендә балалар сабантуйлары белән үткәрделәр. Бу чараларда балалар үзләренең ел буе алган гыйлемнәрен күрсәтеп, Коръән сүрәләре укыды, театральләштергән тамашалар куйды, соңыннан бергәләп күңел ачты. Чалпы авылы шәкертләре сугыш ветераннарын олыладылар, вафат булган әби-бабалары өчен дога кылдылар.
Шәкертләрнең мөгаллимәсе Гөлшат Шайхулова сүзләренчә, балалар мәчеткә бик теләп йөриләр, бер-берсен уздырырга тырышып укыйлар. “Әти-әниләр дә дин гыйлеменә битараф булмасыннар иде, балалар белән бергәләп укырга килсеннәр иде, чөнки дини белемнәр кешене чын-чынлап бәхетле итә”,- диде безгә Гөлшат ханым.





