Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нурлатка эшлекле сәфәр кыла. Беренче чиратта ул мәдрәсә төзелешендә булды, аннары район башлыгы Равил Кузюров белән очрашты.
Район җитәкчесе сөйләшү барышында җирлек имамнарына кагылышлы чараның мөһимлеген билгеләп узды. Мөхтәсибнең алга таба да рухи-әхлакый мәсьәләләрдә хакимият белән хезмәттәшлек алып баруына өметен белдерде.
Очрашуда катнашкан мөхтәсиб Айрат хәзрәт Әюпов яшьләр белән эшләүнең кирәклегенә басым ясады.
Мөфти Камил хәзрәт район җитәкчесенә һәм мөхтәсибкә җирлектә дин үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәтен белдерде.




