17 майда Алабуга Җәмигъ мәчетендә мөслимәләрнең беренче шәһәркүләм “Ән-Нисә” конкурсы узды. Конкурска төрле мәхәлләдән төрле яшьтәгеләр җыелды. Конкурста төп игътибар хатын-кызның исламдагы роленә юнәлтелде.
Жюри катнашучыларны 5 номинациядә бәяләде: Коръән һәм хәдисне белү, аш-су, медицина гыйлеме нигезе, балалар психологиясе һәм тәрбиясе. Барлык командалар да дини гыйлемнәрен күрсәттеләр, пешерү осталыклары, бала тәрбияләү серләре белән таныштырдылар.
“Әлеге чара бик мөһим һәм файдалы. Мондый очрашулар ай саен үткәрелсә дә без каршы булмас идек”, - дип фикерләрен белдерделәр чарада катнашучылар. Киләчәктә Җәмигъ мәчетендә яшьләр һәм балалар өчен шундый чаралар үткәрелүе көтелә.




