Мәгълүм булганча, 21 майда, Идел Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көндә Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда һәм Татар шамаиле галереясендә “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм сәнгать конкурсы кысаларында күргәзмә ачылды.
Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстаннан, Австралиядән барлыгы 300 эш кабул ителде. Күргәзмәдә шорт-биткә кергән 90 эш тәкъдим ителә. Берничә шамаил XIX гасырга карый. Күбесен XX гасырда, совет заманында татар осталары ясаган.
Күргәзмәне ачу тантанасыннан соң конкурс жюриеның чираттагы утырышы булды. Жюри составы конкурска килгән барлык эшләрдән шорт-биткә кертелгән һәм аннары күргәзмәгә урнаштырылганнар арасыннан иң күркәм 3 эшне сайлап алды.
Конкурс номинантлары – җиңүгә дәгъва кылучылар белән биредә танышырга мөмкин: tatar-sunduk.ru. Әлеге сайтта 3 номинант хакында кыскача мәгълүмат бирелгән һәм аларның шамаилләре урнаштырылган. Беренче, икенче, өченче урыннар интернет аша тавыш бирү юлы аша ачыкланачак.
tatar-sunduk.ru. га кереп үзегезгә ошаган шамаилгә тавыш бирегез! Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итә.
Тарихи, гаиләләрдә сакланган шамаилләр барысы да махсус эшләнәчәк каталогка кертелә. Балалар шамаилләренә багышланган күргәзмә аерым үткәрелә.








