Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районына эшлекле сәфәр барышында район башлыгы Айрат Хәйруллин белән очрашты. Әлеге чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты.
Камил хәзрәтнең яңа район башлыгы белән тәүге тапкыр очрашуы, шуңа күрә алар мөфтият һәм мәхәлләләр эшчәнлеге белән таныштырдылар, хакимият белән мөхтәсибәт арасында хезмәттәшлек кору юлларын барладылар. Аерым алганда, сүз Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә яңа уку-укыту стандартлары кертү турында да барды.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт Әлмәт җитәкчелеге киләчәктә дә рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүдә булышлык күрсәтер дип белдерде. Ике як хөрмәт йөзеннән истәлекле бүләкләр биреште.












