Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе кысаларында чираттагы чара республикабызда татар шамаилләрен ясау традицияләрен дәвам итүче балаларны җыя. 1 июнь көнне Казанның “Гаилә” мәчетендә “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм сәнгать конкурсында катнашучы балаларның күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә 1-7 июнь көннәрендә үтәчәк. Тантаналы ачылыш һәм конкурста катнашучы балаларны бүләкләү 1 июньдә, сәгать 12.00 дә Гаилә мәчетендә уздырыла.
Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей- тыюлыгы, “Татар сәнгате һәм мәдәнияте” иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырган “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм конкурсы 300ләп эш кабул ителде. Конкурс 4 номинациядә игълан ителде: «Традицион татар шамаиле», «Һәвәскәр каллиграфия», «Балалар иҗаты», «Гаилә ядкаре». «Гаилә ядкаре» шамаилләре һәм жюри сайлап бъгенге заман авторлары иҗат эшләреннән торган күргәзмә 21 майда Кол Шәриф мәчетендә ачылды.
Бүгенге көндә конкурс номинантларына tatar-sunduk.ru сайтында тавыш бирү бара.
Конкурска 50дән артык бала үзләренең эшләрен тәкъдим итте. Алар арасында Чаллы, Лениногорск, Казан, Актаныш, Питрәч, Азнакайдан һәм башка районнардан, Пеньзадан катнашучылар бар. Шулай ук Австралиядән бер төркем татар балалары конкурска шамаилләр ясап җибәргәнәр.




