Көньяк-көнчыгыш төбәге казые, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин Уруссу татар гимназиясенең соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты. Быел гимназияне тәмамлаучылар арасында “Фәнис” мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр дә бар. Тантаналы чарада тәбрикләү сүзләрен район башлыгы Рөстәм Нуриев, гимназия директоры Гөлдәния Билалова, уку-укыту бүлеге җитәкчесе Тамара Романова җиткерде. Марат хәзрәт егетләргә, кызларга зур уңышлар теләп, белемнәрен үстереп туган районнарына кайтуларын теләде. Тантана барышында зур уңышларга ирешкән балаларның әти-әниләрен рәхмәт хатлары белән бүләкләү дә булды.
Марат хәзрәт Мәрданшин Уруссу татар гимназиясенең соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты
26 май 2015 ел 14:00
Соңгы яңалыклар
Татар хәзрәтләре “десанты” ислам һәм әдәп-әхлак турында лекцияләр белән Татарстан районнарына чыкты
21 октябрь 2025 ел 08:00
Казанда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге беренче республика форумы узачак
20 октябрь 2025 ел 15:19
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


