27 майда “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсе Югары Ослан мөхтәсибәте белән берлектә уку елы тәмамлану уңаеннан табигать кочагында ял оештырды. 200 якын мәдрәсә шәкерте, мөгаллимнәр һәм Югары Ослан мөхтәсибәте вәкилләре Идел буе елгасы янында урнашкан Студенец авылы тирәсендәге күркәм чарада катнашты. Оештыручылар футбол, волейбол, канат тарту буенча спорт ярышлары оештырды. Төрле конкурсларда төрле кыйммәтле бүләкләр уйнатылды. Шәкертләр һәм мөгаллимнәрнең уртак яллары бәйрәм табыны белән тәмамланды.
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре табигать кочагында ял итте
28 май 2015 ел 10:24
Соңгы яңалыклар
Казанда Татарстан предприятиеләрендә “Хәләл” туклану системасын кертү турында фикер алыштылар
03 декабрь 2025 ел 15:13
Танылган татар хәзрәтләре республика районнарында халык белән очрашуларны дәвам итә
02 декабрь 2025 ел 14:56
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


