28 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм дәгъват бүлеге хезмәткәрләре беренче балалар хосписында булдылар.
Һәр атнада пәнҗешәмбе көнне нәзарәт вәкилләре биредә вәгазьләр сөйлиләр. Нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт палаталарга кереп, ата-аналар белән очрашып, сөйләшеп чыкты, догалар кылды.




