30 майда Түбән Каманың Кама Аланы бистәсендә мөселман командалары арасында хоккей кубогына ярышлар уздырылды. Хоккей ярышларында барлыгы сигез команда: Түбән Кама, Әлмәт, Кумара, Сарман, Чирмешән, Чаллы һәм Казан (ике команда – “Мәрҗани” һәм “Мөхтәсибәт”) командалары катнашты.
Хоккей карарга мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, район хакимиятләре вәкилләре, кунаклар һәм башкалар килгән иде.
Беренче урын – “Мөхтәсибәт” (Казан),
Икенче урын – Чирмешән командасы,
Өченче урын – Түбән Кама командасы алды.











