31 майда Алабуга шәһәре “Урман әкияте” комплексында мөселманнар өчен сабантуй оештырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хайруллин катнашты. Шулай ук, Чаллы шәһәре, Менделеевск, Мамадыш районнарыннан кунаклар бар иде. Бәйрәм Коръән аятьләре укып башланып китте, вәгазьләр сөйләнде.
Гадәттәгечә ир-атлар һәм хатын-кызларның уеннары аерым оештырылды. Бәйрәмгә килгән һәркем: кечесе дә, олысы да үзләренең көчләрен төрле уеннарда, ярышларда сыный алдылар. Сабан туйга хас булган уеннар: гир күтәрү, капчык сугышы, аркан тарту һ.б. булды. Җитезләргә һәм көчлеләргә бүләкләр тапшырылды. Сабан туй өйлә наазын укып тәмамланды.




