Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе кысаларында чираттагы чара балалар катнашында узды. Бүген, 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә Казанның “Гаилә” мәчетендә балалар өчен махсус бәйрәм оештырылды. Шушы бәйрәмдә “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм сәнгать конкурсында катнашучы балаларга грамоталар һәм истәлек бүләкләр бирелде. Моннан тыш мәчетнең намаз уку бүлмәсендә аларның эшләрен дә карарга мөмкин булды. Биредә балалар ясаган шамаилләр тәкъдим ителде.
Конкурста катнашкан балаларга һәм аларның җитәкчеләренә бүләкләрне мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөфти урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башкалар тапшырды.
Хәзрәтләр шамаилләр ясау белән кызыксынучы балаларның күп булуына сөенүләрен җиткерделәр. Аларга алга таба да бу кызыксуларын дәвам итәргә чакырдылар. Нәзарәт исеменнән балаларны шамаил ясау белән шөгыльләндергән, аларга ярдәм иткән укытучыларына, җитәкчеләренә, әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Шулай ук бәйрәмдә “Тәртип FM” радиосы хезмәткәрләре катнашты һәм балаларга үзләренең бүләкләрен өләштеләр.
Билгеле булганча, конкурска 50дән артык бала үзләренең эшләрен тәкъдим итте. Алар арасында Чаллы, Лениногорск, Казан, Актаныш, Питрәч, Азнакайдан һәм башка районнардан, Пеньзадан катнашучылар бар. Шулай ук Австралиядән бер төркем татар балалары конкурска шамаилләр ясап җибәргәнәр иде.
Гомумән, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей- тыюлыгы, “Татар сәнгате һәм мәдәнияте” иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырган “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм конкурсы 300ләп эш кабул ителде. Конкурс 4 номинациядә игълан ителде: «Традицион татар шамаиле», «Һәвәскәр каллиграфия», «Балалар иҗаты», «Гаилә ядкаре». «Гаилә ядкаре» шамаилләре һәм жюри сайлап бъгенге заман авторлары иҗат эшләреннән торган күргәзмә 21 майда Кол Шәриф мәчетендә ачылды.
Бүгенге көндә конкурс номинантларына tatar-sunduk.ru сайтында тавыш бирү бара.




