Казанның Апанай мәчетендә мәктәп яшендәге малайлар өчен мөселман лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Ислам һәм әдәп-әхлак нигезләрен өйрәтүче лагерь кысаларында балаларга күңел ачу һәм мәдәни чаралар уздыру да каралган. Иске Татар бистәсе мәчетләренә, тарихи музейларга, зоопаркка бару һәм төрле танылган шәхесләр белән очрашулар көтелә. Шулай ук спорт уеннары да уздырылачак. Әлеге лагерь 13 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Апанай мәчетендә мөселман лагере ачылды
02 июнь 2015 ел 09:17
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме көннәрендә 500 аз керемле гаиләне корбан ите белән тәэмин итәчәк
07 июнь 2025 ел 12:41
Корбан бәйрәме паркларда һәм стадионнарда: Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларда гаетне шәһәркүләм бәйрәмнәр дәвам итә
06 июнь 2025 ел 17:06
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





