2015 елның 3 июнендә “Сөләйман Палас” кунакханәсенең конференцияләр залында (Казан, Петербург ур., 55) “Үткәндә һәм хәзерге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү: Изге Коръән һәм сөннәт нурында радикализмга һәм терроризмга профилактика” дип аталган беренче халыкара ислам конференциясе уздырыла.
Конференцияне Татарстан Республикасы Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге ТР МДН ярдәмендә оештыра.
Чарада дөньяви галимнәр һәм дин белгечләре мөселман дөньясының төрле төбәкләрендә радикал фикерләрнең таралышы хакында сөйләшәчәкләр. Дини шигарәләр астында террорлык күренешләре барлыкка килү сәбәпләре һәм бу күренешләрнең мөселманнар өммәтенә йогынтысы хакында фикер алышачаклар.
Конференцияне үткәрүнең максаты Коръәндә язылган хакыйкатькә таянып, радикализмга һәм террорлыкка каршы рекомендацияләр бирүдән гыйбарәт.
Сөйләшүдә Россия, Ирак, Ливан, Төркиядән шәехлар, докторлар, профессорлар, мөгаллимнәр катнашуы көтелә. Халыкара чарада катнашырга теләк белдерүчеләрнең күбесе мөселман өммәтен борчыган проблемаларның шаһитлары булган шәхесләр.
Конференциягә чакырылган Россия дини оешмалар лидерлары арасында ТР МДН рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башкалар бар.
Конференция кысаларында лекцияләр уздыру, Болгарга сәяхәт, Казан буйлап экскурсия, Россия ислам институты һәм башка дини уку йортлары эшчәнлеге белән танышу һәм башка чаралар уздыру да каралган.
Халыкара чарада ясалган чыгышларга нигезләнеп җыентык нәшер ителәчәк.
Конференция сәгать 10.00 дә башлана.




