Бөгелмәнең җәмигъ мәчетендә “Сәлам” мөселман балалар лагере ачылды. Беренче смена кыз балалар өчен каралган.12 көн дәвамында алар ислам нигезләрен, әдәб һәм гарәп графикасын үзләштерәчәк. Мөгаллимнәре вазыйфаларын Риза Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре башкара. Лагерь программасында уеннар, викториналар, музейларга бару, кызыклы шәхесләр белән очрашулар һәм табигатькә чыгу да каралган. Әлеге сменада катнашучылар Рамазан ае буе оештырылачак ифтар ашларында катнашу мөмкинлегенә дә ия булчак, дип хәбәр итә Бөгелмә мәхтәсибәте.
Бөгелмәдәге "Сәлам" мөселман лагере үзенең эшен башлап җибәрде
02 июнь 2015 ел 11:13
Соңгы яңалыклар
Татарстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
24 октябрь 2025 ел 09:40
Мөфти II Бөтенроссия мәгариф симпозиумына чит илләрдән килүчеләр белән очрашты
23 октябрь 2025 ел 16:22
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


