Бу көннәрдә ТР МДН рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кырымга эшлекле сәфәр кыла.
2 июньдә ул Кырым мөфтие Әмирали хаҗи Аблаев белән очрашты. Рөстәм хәзрәт Кырым мөселманнары җитәкчесенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламнәрен җиткерде. Шулай ук нәзарәтнең проектлары, чаралары хакында сөйләде. 14 июньдә узачак Изге Болгар җыенында катнашырга чакырды.
Моннан тыш Кырым мөфтиен Бакчасарай районы мәчете имамы белән таныштырды. Җирле мөселман өммәте соравы буенча Бакчасарай районына яңа имам Татарстаннан җибәрелде. Яңа имам Ринат хәзрәт Хазиев РИУны тәмамлаган, Төркиядә укыган.
Бүген Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Бакчасарай хакимияте башлыгы Владимир Верховод белән очрашты. Очрашуда сүз мөселманнар өммәтен борчыган сораулар турында барды.
Мәгълүм булганча, 2014 елның апрель аеннан башлап Татарстан Кырымның Бакчасарай районы патронаты булып тора. Дин әһелләре Кырымда яз көне дә булганнар иде.



