Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Рисаләт” холдингы җитәкчесе, Дагыстан мөфтие ярдәмчесе Габдрахман Хисаметдинов белән очрашты.
Мөфти Дагыстаннан килгән кунакны нәзарәт гамәлгә куйган интернет -проектлар, нәшер иткән китаплар белән таныштырды. “Рисаләт” белән “Хузур” нәшрият йорты арасында элемтәләр булдыру, хезмәттәшлек итү хакында сөйләштеләр.
Мөфти белән очрашканнан соң Габдрахман Хисаметдинов “Хузур” нәшрият йорты эшчәнлеге белән якыннан танышты.




