Бүген Иске Үтәмеш авылы мәчетендә Чирмешән районы имамнарының чираттагы җыелышы булды. Җыелышны район мөхтәсибе Минсагир хәзрәт Миншин алып барды. Очрашуның үзәк темасы рамазан аены багышланды.
Җыелышта һәр мәхәлләдә ифтар ашлары үткәрү турында килешенде. Чирмешән мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов рамазан ае фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде.






