Бүген, 5 июньдә, Болгарда РФ Дәүләт Думасы Иҗтимагый берлекләр һәм дини оешмалар комитетының күчмә утырышы үткәрелде. Утырыш кысаларында “Дәүләти һәм дини мөнәсәбәтләр системасын камилләштерү” дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды. Болгарда узган чараларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия һәм Татарстан депутатлары катнашты.
Рәсми сөйләшүләр “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турындагы” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”га закон проекты турында барды. Проектта дини оешмаларның финанс-хуҗалык эшләрен контрольдә тоту хакындагы үзгәрешләр каралган.
Камил хәзрәт чарада катнашучыларга Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүе, үсеше хакында сөйләде. Тарихын оныткан халыкның киләчәге юк, дигән гыйбарәне искә төшерде. “Дин кеше вөҗданына йогынты ясый торган һәм җәмгыятьтә тәртип саклауда иң нәтиҗәле көч. Шуңа күрә дә җитәкчеләр дини тормыш – дәүләтне һәм милләтне үсешкә китерүен аңларга тиешләр. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте динебез кыйммәтләрен, гыйлемен җиткерү юнәлешендә җитди эшчәнлдек алып бара, төрле милләтләр һәм диннәрнең үзара тыныч яшәвен, тарихи тәҗрибәгә таянуны пропагандалый. Татар дин галимнәре һәрвакыт тыныч яшәргә, гыйлемле булырга чакырганнар”, - диде мөфти.




