12-14 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уза. Форумга имамнар Россиянең төрле төбәкләреннән дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелалар.
Быелгы форумга барлыгы 900 дән артык делегат килде. Җыенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм республика районнары мөхтәсибләре дә катнаша.
12 июнь көнне татар имамнары төрле секцияләргә бүленеп фикер алышты. "Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре" концепциясен тормышка ашыру программасы”, “Татарларда дини йолалар һәм бүгенге җәмгыятьтәге торышы”, “Мәктәп һәм дин”, “Татар халкында дин һәм милли үзаң” темаларына сөйләшүләр үткәрелде.
Бүген, 13 июньдә исә,татар имамнары “Корстон”га җыенның пленар утырышына җыелдылар. Өйлә намазына кадәр аның беренче өлеше үтте.
Пленар утырыш Изге Коръән сүрәләрен укудан башланып китте. Делегатларны баштан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров сәламләде. Ул узган көнге секцияләрдә имамнарның аерым җирлекләргә генә хас булмаган, гомуми татар дөньясын борчыган милли-дини мәсьәләрне күтәрүләре хакында әйтте.
Җыелышны Татарстан мөфтие урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды. Төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре чыгышлары тыңланылды.
Шулай ук Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясады. Баш казый сүзен: “Кеше иманлы булып килә, иманлы булып китәрлек итеп яшәргә дә кирәк”, - дип башлады. “Ризаэтдин Фәхретдинов: “Динсез тәрбия – тәрбиясезлек”, -дигән. Без балаларыбызны дин белән тәрбияләргә тиеш. Ач кеше нинди ризык күрә- шуңа ташлана бит, безнең балалар да мәктәптән соң шул халәттә. Аларга бала чактан нигезле гыйлем бирергә кирәк”, - диде ул.
Пленар утырышның беренче өлеше Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды. Конгрессның татар милләтенә хезмәт итүчеләргә аталган дәрәҗәле дипломы һәм медале Татарстан дин әһелләреннән мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшинга тапшырылды.



