Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә 1-13 июнь көннәрендә 7-15 яшьлек кыз балалар өчен мөселман лагере оештырылды. Лагерьгә барлыгы 23 кыз йөрде һәм алар биредә ислам дине нигезләрен, тәхәрәт алу, намаз уку шартларын һәм шулай ук мөнәҗәтләр өйрәнделәр.
Тәрбиячеләр балаларны ике төркемгә бүлеп укыттылар: мәчеткә әле беренче ел гына килгән балалар гарәп хәрефләрен өйрәнеп, сүзләрне кушып укый башладылар, ә укый белүче кызлар Ясин сүрәсенең беренче битен һәм кыска сүрәләрне ятладылар.
Шулай ук тәрбиячеләр балаларга сабантуй үткәрделәр, төрле мастер-классларда катнаштырдылар, кызлар бик мавыгып кыягаздан чәчәкләр, әниләренә бүләккә тартмачыклар һәм гади тәлинкәдән шамаилләр ясарга өйрәнделәр.
13 июнь көнне лагерьне ябу тантанасында кызлар әти-әниләре алдында чыгыш ясадылар: ятлаган сүрәләрен һәм мөнәҗәтләрен сөйләделәр, спектакльләр күрсәттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә оештыручылар балаларга бүләкләр тапшырдылар.





