Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Кырым мөфтие хаҗи Әмирали Әблаев килде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтияте эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштырды. Шулай ук Кырым мөселманнары җитәкчесе “Хозур” нәшрият йорты белән танышты. Камил хәзрәт аңар Коръәннең (“Казан басмасы”ның) нәшер итүгә әзерләнә торган яңа нөсхәсе хакында сөйләде.
Очрашу вакытында Татарстан һәм Кырым мөфтиятләре арасында хезмәттәшлек итү юллары да барланды.








