15 июньдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чуашстанның Шыгырдан авылындагы “Өч сәхабә” мәчетендә булды. Мөфти хәзрәтләре биредә Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, Дагыстан мөфтияте оештырган Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә кагылышлы ядкарьләр күргәзмәсен карады. Мөфти Камил хәзрәтне ядкарьләр белән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов таныштырды.
Күргәзмәдә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) шәхси әйберләре куелган. Шунысын истә тотарга кирәк, бу әйберләр берсе дә табыну әйберләре түгел. Алардан ярдәм сорарга да ярамый, ярдәм итүче бары Раббыбыз гына. Пәйгамбәребезнең шәхси әйберләре булганга күрә, аларга хөрмәт белән карарга кирәк.
Ядкарьләр безнең көннәргә сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, тәкъва мөэмин-мөселманнарның хөрмәтләп, саклап тотуы аркасында килеп ирешкән.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт күргәзмәне караганда, әнә шундый фикерләр җиткерелде. “Тарихыбызны белү, өйрәнү безнең бурыч. Һәркайсыбызга да Пәйгамбәргә кагылышлы буыннардан-буыннарга тапшырылган экспонатларны якыннан күрү бик зур шатлык. Шуңа күрә дә бу күргщзмә мөселманнарда зур кызыксыну уята”, - диде ул.
Күргәзмә 15-17 июнь көннәрендә эшли.














