Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлегендә 1-14 июнь көннәрендә 7-15 яшьлек кыз балалар өчен мөселман лагере оештырылды. Биредә кызлар ислам дине нигезләрен, тәхәрәт алу, намаз уку шартларын, Коръәнне тәҗвид белән дөрес укырга өйрәнделәр.
Тәрбиячеләр булып мәдрәсәнен 1 һәм 2 курс шәкерт кызлары эшләде. Алар балаларны төркемнәргә бүлеп укыттылар: мәдрәсәгә әле беренче ел гына килгән балалар гарәп хәрефләрен өйрәнеп, сүзләрне кушып укый башладылар, ә Коръәнне укый белүче кызлар сүрәләрне ятлауны дәвам иттеләр. Шулай ук тәрбиячеләр балаларга пикниклар оештырдылар, шәһәр паркына сәяхәт иттерделәр, төрле мастер-классларда катнаштырдылар, төрле викториналар үткәрделәр. Кызлар бик мавыгып кыягаздан чәчәкләр, тозлы камырдан бүләкләр ясарга өйрәнделәр.
13 июнь көнне лагерьне ябу тантанасында кызлар әти-әниләре алдында чыгыш ясадылар: ятлаган сүрәләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Әниләр, әбиләр оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Тәрбияче шәкерт кызлар һәм балалар бүләкләргә ия булдылар.




