Быел Мамадыш мәдрәсәсен егерме шәкерт тәмамлады

16 июнь 2015 ел 15:50
Быел Мамадыш мәдрәсәсен егерме шәкерт тәмамлады

Алар барысы да, дүрт еллык уку-укыту программасын үзләштереп, чыгарылыш имтиханнарын тапшырды һәм диплом эшләрен яклады. Ир-егетләргә имам-хатыйб, ә хатын-кызларга ислам нигезләре мөгаллимәсе квалификациясе бирелүен раслый торган дипломнар тапшырылды. Алар арасында табиблар, укытучылар да бар.

Чыгарылыш кичәсе тантанасында Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам Миннегалиев катнашты. “Мәдрәсәдә укуны тәмамлап, диплом алуга ирешү – сөенечле вакыйга. Хәдистә: “Гыйлем алучы кеше өчен барлык мәхлукать, хәтта судагы балыклар да дога кылыр, ул кешене зикер итәр”, – дигән хәбәр килә; гыйлем алудан туктадың икән – барча мәхлукать сине зикер кылудан туктый кебек... Шуңа күрә гомер азагына кадәр бик тә файдалы, мавыктыргыч һәм нурлы гыйлем юлыннан һич тә читләшмәгез, гыйлем алуны беркайчан да туктатмагыз”, – дип мөрәҗәгать итте ул шәкертләргә.

Мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин үз чыгышында: “Тәкъва булган кеше ахирәттә дә, бу дөньяда да бәхетле була. Ягъни, кылган гамәлләребез, сөйләгән сүзләребез яхшы, башкаларга үрнәк булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләгә булган тәкъвалыгыбыз турында беркайчан да онытмагыз. Һәр мөселманның тормышы гыйлем алу һәм аны җәмгыятьтә дөрес, файдалы итеп куллана белүдән гыйбарәт булырга тиеш. Шул вакытта дөнья вә ахирәттә дәрәҗәләрегез күтәрелер һәм аның әҗере кыямәткә кадәр барыр. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Араларыгыздан Аллаһы иманлы вә гыйлем әһелләренең дәрәҗәсен күтәрер”. Шулай ук: “Кеше үлгәч, бөтен гамәле киселер, өч гамәлдән кала: беренчесе – сәдака; икенчесе – үзеннән соң файдалы гыйлем һәм шул гыйлем белән башкалар файдаланса; өченчесе – хәер-дога кылучы бала калдырса”, – дигән Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм.

Кеше файдалы гыйлем калдырса һәм башкалар аннан файдаланса – мәрхүм кешегә дә аның савабы ирешеп тора. Һәм соңгысы – хәер-дога кылучы бала калдырса. Әгәр дә без хәерле балалар калдырсак һәм алар безнең өчен дога кылып истигъфар (гафу) сораса, Иншаллаһ, безнең хәлләр җиңеләер. Шуңа күрә Аллаһы илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иңдерелгән гыйлемне өйрәнү бик тә мөһим.

Чыгарылышка багышланган чара укучылар оештырган мул табында дәвам итте. Мәҗлеснең әлеге өлешендә дә шәкертләр мөгаллимнәргә ихластан олы рәхмәтләрен җиткерде, максатка ирешү шатлыгын һәм мәдрәсәдән аерылу белән бәйле моң-сагышлы хисләрне чагылдырган уй-фикерләре белән уртаклашты.

Фирая Мингалиева,

мәдрәсә шәкерте

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана