Бүген Татарстан мөфтиятенә Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе килде.Үзбәкстан мөфтиенең халыкара мөнәсәбәтләр буенча киңәшчесе Ибраһим Иномов җитәкчелегендә килгән делегация ТР МДН эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук ике мөфтият арасында хезмәттәшлек хакында сөйләшү булды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга республикадагы дини вәзгыять, татар дин әһелләре рухи мирасын торгызу, “Хозур” нәшрият йорты хакында сөйләде
Үәбәкстаннан килгән кунаклар мөфтиләренең сәламнәрен җиткерделәр, җылы кабул итү өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Ике мөфтият арасында дәгъват һәм дини мәгариф өлкәсендә хезммәттәшлек юлларын барлау өчен Камил хәзрәтне Үзбәкстанга чакырдылар.








