16 июньдә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә изге Рамазан аена багышланган "Хуш киләсең, Рамазан" дип исемләнгән чара булып узды. Чарада ТР МНД дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмид улы Зиннәтуллин, Голәмәләр шурасы әгъзасы Равиль хәзрәт Бикбаев, мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, администрация вәкилләре һәм бистә халкы катнашты.
Казан кунаклары Рамазан-шәриф аеның барлык фазыйләтләре турында кызыклы итеп сөйләделәр, ураза тотуның әһәмиятен аңлаттылар һәм шуңа бәйле махсус төшерелгән фильм күрсәттеләр. Кичәдә Динар Шәймарданов башкаруында мөнәҗәтләр дә яңгырады.






