17 июнь көнне, Рамазан аен каршылап, Буа районының Иске Суыксу авылында 5 нче мәчет сафка басты. Мәчет ачу бәйрәмендә район мөхтәсибе Илмир хәзрәт, Төркиядән килгән кунак Госман Нури, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Суыксу мәчете имамы Линур хәзрәт Сабирҗанов, мәчетне төзүче Шәүкәт Хаҗанҗанов, авыл халкы катнашты.
Бәйрәм Госман Нури әфәнденең Коръән укуы белән башланып китте. Аннары бәйрәмгә җыелган авыл халкын район мөхтәсибе Илмир хәзрәт мәчетле булулары белән тәбрикләде. Башка хәзрәтләр дә вәгазь сөйләделәр, мәчет төзүчеләр чыгыш ясады.
Чара авыл эшмәкәрләре тарафыннан әзерләнгән мул табын артында тәмамланды.







