Азнакай районы мөхтәсибәте ТР МДН яшьләр бүлеге белән берлектә “Рамазан – изге гамәлләр ае” гаилә проектлары конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс 15 июнь -5 июль көннәрендә уздырыла.
Конкурсның максаты – изге гамәлләр аша рамазан кыйммәтен аңлату. Әлеге бәйгедә катнашу өчен балалар белән бергә рамазан аенда кылынган яхшы эшләр хакында иҗади эш башкарырга кирәк. Әйтик, газетлар чыгарырга, фотолар төшерергә, рәсемнәр ясарга мөмкин. Шулай ук изге гамәл кылу хакында кечкенә хиякәятләр, шигырьләр язу сорала.
Иҗат эшләре 1-5 июль көннәрендә Азнакайның Ак мәчет мәдрәсәсендә кабул ителә. Аларны aznislam@mail.ru электрон почтасына да юлларга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8 987 42 14 655.
Конкурска 9 июльдә йомгак ясала.




