Һәр елдагыча быел да Чаллыда «Ак мәчеттә» ифтар мәҗлесләре үткәрелә. 19 июнь көнне 150 дән артык кеше өчен табын әзерләнде. Мәҗлестә, гадәттәгечә, мәчет әһелләре һәм чакырылган кунаклар булалар. Мондый чаралар мөселманнарны берләштерә, ислам өммәтен ныгыта һәм әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтен, бәрәкәтен алып килә. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кем ураза тотучыны ифтар кылдырса, ягъни авыз ачтырса, аңа ураза тотучының әҗере булыр, шулай ук ураза тотучының әҗере дә кимемәс».
"Ак мәчет"тә ифтарлар уза
22 июнь 2015 ел 13:41
Соңгы яңалыклар
Казанда Пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узды һәм хаҗга һәм гомрәгә җиде юллама уйнатылды
29 август 2025 ел 17:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



