Һәр елдагыча быел да Чаллыда «Ак мәчеттә» ифтар мәҗлесләре үткәрелә. 19 июнь көнне 150 дән артык кеше өчен табын әзерләнде. Мәҗлестә, гадәттәгечә, мәчет әһелләре һәм чакырылган кунаклар булалар. Мондый чаралар мөселманнарны берләштерә, ислам өммәтен ныгыта һәм әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтен, бәрәкәтен алып килә. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кем ураза тотучыны ифтар кылдырса, ягъни авыз ачтырса, аңа ураза тотучының әҗере булыр, шулай ук ураза тотучының әҗере дә кимемәс».
"Ак мәчет"тә ифтарлар уза
22 июнь 2015 ел 13:41
Соңгы яңалыклар
Лениногорск мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар уза
11 ноябрь 2025 ел 15:10
Казанда Әниләр көне уңаеннан “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дип исемләнгән җыелыш узачак
11 ноябрь 2025 ел 10:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


