Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Лениногорскийга рәсми сәфәре кысаларында яңа мәчет төзелеше белән танышты. Шәһәрнең 7нче микрорайонындага иман йорты төзелеше белән мөфтине имам-мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин таныштырды. Камил хәзрәт төзелеш барлык таләпне истә тотып алып барылырга тиешлеге хакында әйтте һәм билгеләнгән вакытта ачылыр дигән теләген җиткерде.
Соңрак Камил хәзрәт Лениногорскиның җәмигъ мәчетендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты. Әлеге очрашуда сүз җирлектәге дини вәзгыять, мөхтәсибәт эшчәнлеге хакында барды.
Камил хәзрәт “Ихлас” мәчете каршында оештырылган татар мөселманнары мәдәниятына багышланган музейда булды. Хәзрәт инкыйлабка кадәр чыккан китаплар, мөселманнарның көнкүреш әйберләрен кызыксынып карады.
Кич, мөфти район җитәкчесе белән бергә мәчет каршында оештырылган ифтарда катнашты. Мәҗлес вакытында ул җыелган халыкка рамазан ае хакында вәгазь сөйләде.



